Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Рубльне “ирекле йөзү”гә җибәрү турындагы карар ашыгыбрак кабул ителде" – диде Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов акча алмашынуга кагылышлы имеш-мимешләргә ыша нмаска, хафаланмаска киңәш итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. "Акча үзгәрүгә сәбәп юк. Булган акчаны рубль валютасында сакларга киңәш итәм", - диде республика җитәкчесе. Президент фикеренчә, нефтькә бәяләр төшү һәм санкцияләр шартларында да рубль курсы кинәт төшүгә бернинди дә алшартлар...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов акча алмашынуга кагылышлы имеш-мимешләргә ыша нмаска, хафаланмаска киңәш итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. "Акча үзгәрүгә сәбәп юк. Булган акчаны рубль валютасында сакларга киңәш итәм", - диде республика җитәкчесе. Президент фикеренчә, нефтькә бәяләр төшү һәм санкцияләр шартларында да рубль курсы кинәт төшүгә бернинди дә алшартлар булмады. Рубльне "ирекле йөзү"гә җибәрү турындагы карар ашыгыбрак кабул ителде, дип саный ул. "Бер мизгелдә без халыкның рубльгә ышанычын югалттык. Бу бик начар. Корылык та, икътисадта түбәнгә тәгәрәү дә, артык җитди сәбәпләр дә юк. Нефтькә бәя безнең өчен нәрсә соң ул - бу федераль бюджетка керемнәрнең кимүе", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев