Чуракайда – Мөслим язучылары
2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүе, безгә, китапханәчеләргә зур бурычлар йөкләде. Китапханәдәге һәр китап үз укучысын табарга тиеш.
Китапханәгә өлкән буын, урта яшьтәгеләр, кече яшьтәге укучылар йөри. Әти-әнисе, яисә әбисе-бабасы китап укыган гаиләдә бала берничек тә китапка битараф була алмый. Үз гомерендә бер китап та тотып карамаган әти-әнисен күргән...