Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чуракайда – Мөслим язучылары

2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүе, безгә, китапханәчеләргә зур бурычлар йөкләде. Китапханәдәге һәр китап үз укучысын табарга тиеш. Китапханәгә өлкән буын, урта яшьтәгеләр, кече яшьтәге укучылар йөри. Әти-әнисе, яисә әбисе-бабасы китап укыган гаиләдә бала берничек тә китапка битараф була алмый. Үз гомерендә бер китап та тотып карамаган әти-әнисен күргән...

2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүе, безгә, китапханәчеләргә зур бурычлар йөкләде. Китапханәдәге һәр китап үз укучысын табарга тиеш.
Китапханәгә өлкән буын, урта яшьтәгеләр, кече яшьтәге укучылар йөри. Әти-әнисе, яисә әбисе-бабасы китап укыган гаиләдә бала берничек тә китапка битараф була алмый. Үз гомерендә бер китап та тотып карамаган әти-әнисен күргән бала да китап укымаячак. Ә бит әдәби китап күпме тәрбия бирә! Хәзер нәшриятта чыккан китаплар да сыйфатлы, аларны кулга алуга ук уку теләге арта. Әдәбият елында китапханәче буларак хыялым - язучыларның үзләре белән очрашу кичәләре үткәрү. Шул хыялга бер адым ясап, Чуракай авылының китап сөюче халкы Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучылар: Г.Тукай премиясе лауреаты, Р.Фәхретдинов, Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр хуҗасы Фоат Садриев, А.Алиш һәм С.Сөйләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов; атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган шагыйрә, дистәдән артык җырлар авторы Лилия Садриева белән очрашты.
Очрашуга әзерлек барышында китапханәгә йөрүче китап укучылар тагын бер кат Ф.Садриевның "Авылдан хатлар", "Рәхмәт, әти" хикәяләре, "Бәхетсезләр бәхете", "Таң җиле" романнары, сәхнә әсәрләре белән танышып чыктылар. Язучының әсәрләрен укыгач, аның үзен күрәсе килә башлый. Автор шул чаклы оста итеп геройларының кичерешләрен тасвирлый, табигать күренешләрен матур итеп күрсәтә, укучының игътибарын юнәлтә.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов та Мөслимдә яшәп иҗат итүче балалар шагыйре. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, үзенә кырык төрле шөгыль табып, яшәүдән тәм табып гомер итә. Оста умартачы. Ул гарәпчә дә өйрәнгән, китап язган, шәҗәрәләр төзү белән дә мәшгуль икән, үз авылының тарихын барлаган, киләчәк буынга зур бүләк ясаган. Гомере мәктәптә, гел балалар арасында үткәч, аның шигырьләренең геройлары да - балалары, оныклары. Әсәрләрендә үз туган ягының табигатенә соклану, аның кешеләренә зур ихтирам чагыла.
Лилия Садриеваның шигырьләрендә хисләр өермәсе. Мөслимнең кешеләренә, табигатенә мәхәббәт, дуслыкның кадере, гомернең бер мизгел икәнлегенә ишарә - китап укучыга әйтәсе фикерләр букеты. Аның шигырьләренең һәркайсы көй сорап тора. Очрашуда Лилия үзе шигырьләрен яттан укып, тамашачыны тагын бер кат сокландырды.
"Әдәбият - сихри бишек" исемле күргәзмә ул көнне кичәбез кунаклары өчен эшләде. Аларның китапханәдә булган китаплары анда урын алды. Тамашачыга тәкъдим ителгән презентация дә Мөслим язучыларының тормышы һәм иҗаты белән тулырак танышырга мөмкинлек тудырды.
Балалар бакчасына йөрүче иң нәни китап укучыларның Ф.Садриевның "Мактандылар" исемле әсәрен сәхнәгә куюлары язучы абыйларга бер сюрприз булды. Мөҗәһит абыйның шигырьләрен мәктәп балаларының ятта сөйләүләре дә кичәбезне ямьләде. Очрашу дәвамында һәр тамашачы үзен кызыксындырган сорауга язучылардан җавап ишетте, аларның киләчәккә планнарыннан да хәбәрдар булдык. Һәр чыгышыбыз авылыбызның җырчылары: Гүзәлия Латыйпова, Зилә Латыйпова, Айнур Нәбиев, Альберт Әһлиевләрнең моңнарына үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев