Питрәч районында һәлакәттә кеше гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән булган, дип җиткерә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, тагын берсенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Иртәнге сәгать 5 тулганда, М-7 трассасы - Мәскәү-Уфа юлының 838 нче чакрымында "Лада Приора" һәм Scania йөк машиналары бәрелешә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, 26 яшьлек йөртүче җиңел автомобилендә артык нык...