Питрәч районында һәлакәттә кеше гомере өзелгән
Общество

Питрәч районында һәлакәттә кеше гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән булган, дип җиткерә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, тагын берсенең сәламәтлегенә зыян килгән. Иртәнге сәгать 5 тулганда, М-7 трассасы - Мәскәү-Уфа юлының 838 нче чакрымында "Лада Приора" һәм Scania йөк машиналары бәрелешә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, 26 яшьлек йөртүче җиңел автомобилендә артык нык...

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртән булган, дип җиткерә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, тагын берсенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Иртәнге сәгать 5 тулганда, М-7 трассасы - Мәскәү-Уфа юлының 838 нче чакрымында "Лада Приора" һәм Scania йөк машиналары бәрелешә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, 26 яшьлек йөртүче җиңел автомобилендә артык нык ашыккан бугай - куркынычсыз тизлекне арттыра төшә, дистанцияне сакламый һәм юл уңаена баручы йөк машинасына бәрелә.
Һәлакәт аркасында җиңел автомобильнең 39 яшьлек пассажиры һәлак була, йөртүче хастаханәгә озатыла.

Нет комментариев