Бу сорауга җавап бармы? : “Алайса, на какой основе 41 ел таякка эшләткәннәр?”
Сорау:
Әбиемнең - җәмәгатемнең китеп барганына берничә ай үтеп китсә дә, бер генә минутка да күз алдыннан китми. Ул лаеклы ялга чыккач, 41 ел эш стажы була торып, нишләп минималь пенсия генә икән, дип, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идек, алган хезмәт хакы аз булганга, диделәр. Әбием елады. Еламас җиреңнән...