Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бу сорауга җавап бармы? : “Алайса, на какой основе 41 ел таякка эшләткәннәр?”

Сорау: Әбиемнең - җәмәгатемнең китеп барганына берничә ай үтеп китсә дә, бер генә минутка да күз алдыннан китми. Ул лаеклы ялга чыккач, 41 ел эш стажы була торып, нишләп минималь пенсия генә икән, дип, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идек, алган хезмәт хакы аз булганга, диделәр. Әбием елады. Еламас җиреңнән...

Сорау:
Әбиемнең - җәмәгатемнең китеп барганына берничә ай үтеп китсә дә, бер генә минутка да күз алдыннан китми. Ул лаеклы ялга чыккач, 41 ел эш стажы була торып, нишләп минималь пенсия генә икән, дип, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идек, алган хезмәт хакы аз булганга, диделәр. Әбием елады. Еламас җиреңнән еларсың: 41 ел ялсыз, бәйрәмсез эшлә әле. Ул вакыттагы сугыш чоры балаларының эш шартларын уйласаң, тәннәр чемердәп куя. Шуннан соң чарасызлыктан, аз булса да пенсиясен арттырып булмасмы, дип, табиблар куйган диагноз белән, пенсияне хәл итүче бүлмәсенә кердек. Шунда утырган табибә: "На какой основе?" - дип язып куйган, һәм бу мәсьәлә ансат кына игътибардан төшеп калды.
Әбиемнең чире көчәеп, реанимациядә ятканда, гел шул табиб хатын янына кереп, "Алайса, на какой основе 41 ел таякка эшләткәннәр?" - дип әйтергә уйлап йөрсәм дә, булмады - безнең өчен бик авыр вакытлар иде. 20 көн реанимациядә ятса да, әбине алып калып булмады. Авыр хәлдәге авыруның янында якыннары булырга тиештер. Әбиемнең ике кулы ике яктан караватка бәйләнгән килеш ятты, бу да үлемен тизләтмәдеме икән, дип уйлыйм. Шәфкать туташлары авыруга карата, чынлап та шәфкатьле булсыннар иде. Нык авырайган вакытта ясин уку хастаның хәлен аз булса да җиңеләйтәдер кебек. Мин, ясин чыгарга кирәк, димим, чирле кеше авырайганда янәшәсендә якыннары торырга тиешләр.
Марат ШӘЕХОВ, Байсар авыл җирлеге, Чишмәбаш авылы
Җавап:
Марат абыйның хатына Актаныш үзәк хастаханәсеннән килгән җаваптан күренгәнчә, Фәнисә Нурлыгаян кызы Шәехова сәламәтлеге буенча Байсар табиблык амбулаториясендә һәм Актаныш үзәк хастаханәсендә тикшерелеп торган. Бу елның 24 маенда хәле начараеп, ул Актаныш үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелә. Көчле терапия үткәрелүгә карамастан, хәле җиңеләйми, 16 июнь көнне аның үлеме теркәлә.
Фәнисә Шәеховага, даими ярдәмгә мохтаҗ булуы турында табиблар комиссиясенең 2013 елның 28 маенда биргән бәяләмәсе нигезендә, 2013 елның
1 июленнән соңгы көннәренә - 2016 елның 30 июненә кадәр 1200 сум күләмендә компенсация түләнгән.
P.S. РФ Президенты кул куйган 175 санлы Указ нигезендә, 2008 елның 1 июленнән ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түбәндәге гражданнарга түләнә:
- I төркем инвалидны караучыларга (балачактан I төркем инвалидлардан тыш);
- дәвалау учреждениесе бәяләмәсе нигезендә, даими карау-тәрбияләү таләп ителүче өлкән яшьтәгеләргә;
- 80 яшен тутырган өлкәннәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев