"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы
Бүген балалар иҗат үзәгендә Кыш бабай призына шахмат ярышы узды.
Яңа ел каникулларында районыбызда бик күп спорт чаралары уздыру планлаштырылды. Бүген балалар иҗат үзәгендә шахмат сөючеләр Кыш бабай призы өчен осталыкларын сынады. Иртәгә, 3 гыйнварда «Батыр» спорткомплексында бадминтон ярышы булачак.
Хөрмәтле актанышлылар, районыбыз кунаклары! Яңа ел каникулларын гаилә белән файдалы һәм күңелле үткәрик дисәгез, «Лачын» боз сараена рәхим итегез.
0