Спорт бәйгеләренә рәхим итегез!
Спорт хәбәрләре

Спорт бәйгеләренә рәхим итегез!

Яңа ел каникулларында районыбызда бик күп спорт чаралары уздыру планлаштырылды. Бүген балалар иҗат үзәгендә шахмат сөючеләр Кыш бабай призы өчен осталыкларын сынады. Иртәгә, 3 гыйнварда «Батыр» спорткомплексында бадминтон ярышы булачак.

Районыбыз спорт сөючеләрен һәм кунаклар өчен 10.00 сәгатьтә балалар, 15.00 сәгатьтә зурлар арасындагы бәйгегә чакырабыз.


Нет комментариев