Өлкәннәргә хөрмәт — йөрәктән!
4 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Аграпова М.Р. җитәкчелегендә, «Өлкәннәр ункөнлеге» уңаеннан матур акция оештырдылар. Алар апа-абыйларны, әби-бабайларны бәйрәм белән котлап, чәчәк бәйләмнәре һәм үз куллары белән, бар күңелләрен биреп ясаган открыткаларын бүләк иттеләр.