Батырлар даны мәңгелек!
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Батырлар даны мәңгелек!

Пучы авылында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Ренат Латыйпов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантанада Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов катнашты.

Бу хәтер тактасы Ренатның исемен мәңгеләштерә, киләчәк буыннарга аның турында сөйли. Әлбәттә, ул гаиләдә барлыкка килгән бушлыкны тутыра алмый. Әмма без Ренат Миңнәхмәт улын онытмаска, аның истәлеген сакларга тиешбез. Бу эшне башлап йөргән егетләргә, ветераннарыбызга һәм иганәчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. — диде Фәрит Заһертдинов.

Мемориаль такта — батыр якташыбызның исемен һәм Ватан алдындагы фидакарьлеген онытмау, киләчәк буыннарга җиткерү билгесе.


Нет комментариев