Социаль контракт 2020 елдан бирле Татарстанда яшәүче 115 меңнән артык кешегә ярдәм иткән
Социаль контракт Татарстанда гаиләләр өчен катлаулы хәлдә эш коралы булып кала бирә: ул аз керемле гражданнарга керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә. «Гаилә» илкүләм проекты буенча 2020 елдан бирле 45,1 меңнән артык социаль контракт төзелгән – бу ярдәмне 115,1 мең кеше кулланган. Контрактларны күбесенчә эшкә урнашу өчен файдаланалар, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.