Ярты гасырлык тарих: Сәфәр мәктәбе юбилеен билгеләп үтте
Мәгариф яңалыклары

Ярты гасырлык тарих: Сәфәр мәктәбе юбилеен билгеләп үтте

Иске Сәфәр авылында Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары, ветеран укытучылар, элекке хезмәткәрләр һәм кунаклар туган мәктәпләренә җыелып, үткәннәрне искә алды, истәлекләр белән уртаклашты.

Юбилей чарасы мәктәп бинасында башланып китте. Биредә кунакларны мәктәп тарихына багышланган фотокүргәзмәләр каршы алды. Тарихи фотоларда – төрле еллардагы мәктәп тормышы, укытучылар, укучылар, истәлекле мизгелләр. Мәктәп директоры Илнар Салихов кунакларны күргәзмәләр белән таныштырды, белем йортының үткән юлы турында сөйләде.

Бу көнне төрле төбәкләрдә яшәүче чыгарылыш сыйныф укучылары да туган авылларына кайткан иде. Алар мәктәп елларын, укытучыларын, бергә узган балачак мизгелләрен искә төшерде, сыйныфташлары белән күреште. Күбесе үзләренең туган мәктәбенә бүләкләр дә алып килгән иде.

1976 елда нигез салынган мәктәпнең тарихы – буыннар тарихы. Аның стеналары артында меңләгән бала белем һәм тәрбия алган. Кайчандыр 600дән артык укучы укыган белем йортында бүген 36 бала белем ала. Саннар үзгәрсә дә, мәктәпнең төп бурычы – яшь буынга белем бирү, тормышка әзерләү – үзгәрешсез кала.

Тантана мәдәният клубында дәвам итте. Кунакларны Баламишкин ансамбле гармун моңнары, матур җырлары белән каршы алды. Очрашу җылы, ихлас мохиттә узды.

Мәктәпне 50 еллык юбилее белән котларга муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов та килгән иде. Ул үзе дә әлеге мәктәптә директор булып эшләгән кеше буларак, белем йорты белән бәйле хатирәләрен яңартты, коллективка һәм укучыларга изге теләкләрен җиткерде. Мәктәпкә юбилей уңаеннан сертификат тапшырды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да мәктәп коллективын истәлекле дата белән котлады.

Төрле елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән директорлар, ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр дә сәхнәгә күтәрелде. Алар үзләренең эш елларын, мәктәпнең үсеш чорларын, авырлыкларны бергә җиңгән чакларны искә алды. Бигрәк тә мәктәпне аякка бастыруда, аның традицияләрен формалаштыруда зур көч куйган ветераннарның чыгышлары залда утыручыларда җылы хисләр уятты.

Юбилей кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары башкаруындагы җырлар, иҗади чыгышлар бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Һәр чыгышта туган мәктәпкә, укытучыларга булган хөрмәт һәм рәхмәт хисләре чагылды.

50 ел – бер мәктәп өчен генә түгел, ә аны төзегән, үстергән, анда белем алган һәм хезмәт куйган һәр кеше өчен дә зур тарих. Сәфәр мәктәбе юбилее тагын бер кат шуны раслады: мәктәпнең чын байлыгы – аның бинасы түгел, ә шушы еллар эчендә биредә хезмәт куйган кешеләр, белем алган укучылар һәм буыннан-буынга күчкән матур истәлекләр.


Нет комментариев