21 март 2026 яңалыклары
-
Актаныш җитештерүчеләре Чаллы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте
Татарстанда язгы ярминкәләр сезоны старт алды. Безнең Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәре халкына үз продукциясен тәкъдим итә. Бүген райондашларыбыз ярминкәдә катнашу өчен таң ату белән үк юлга кузгалды.
-
Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатына 1,8 меңнән артык катнашучы җыелачак
16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак.