Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш җитештерүчеләре Чаллы халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте

Татарстанда язгы ярминкәләр сезоны старт алды. Безнең Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәре халкына үз продукциясен тәкъдим итә. Бүген райондашларыбыз ярминкәдә катнашу өчен таң ату белән үк юлга кузгалды.

Чаллы халкы иртәдән үк ярминкә мәйданына яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, йомырка, бал, башка кирәк-яраклар алырга килде. Күмәк хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр бик теләп үзләрендә җитештерелгән товарларны сатуга куйды.

Сатучылар шәһәр кунакларына 8 баш мөгезле эре терлек ите, 2 баш ат ите, сарык ите, бал, бәрәңге, Актанышның икмәк-кондитер продукцияләрен тәкъдим итте:

Ярминкәдә сөт-май, яшелчәләр, ит, бәрәңгегә сорау зур. Шәһәр халкы актанышлыларны аеруча зарыгып көтеп ала. Чөнки алар Актаныштан экологик чиста, хәләл һәм сыйфатлы продукция генә килүен яхшы беләләр. Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык азык-төлекләр үз хуҗалыкларында үстерелгән, ветеринария тикшеренүен узган һәм югары сыйфатлы продукция буларак сатып алучыларга тәкъдим ителә.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мондый сату ярминкәләрен уздыруны традициягә әверелдергән, һәм бу традиция шәһәр халкы өчен дә, район өчен дә файдалы. Мондый ярминкәләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукциясен турыдан-туры сатып алучыга тәкъдим итү, ә шәһәр халкы өчен сыйфатлы азык-төлеккә ия булу мөмкинлеге бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев