21 август 2021 яңалыклары
-
"Ак барс" "Салават Юлаев"ны җиңеп TANECOның финал уеннарына чыкты
Казан хоккейчылары Уфадан килгән "Салават Юлаев"ны 5:4 исәбе белән җиңде.
-
Каманың икенче ягына кадәр күренеп тора: Тарловка бистәсендә корыган үлән яна
Янгын Чулман елгасының икенче ягына кадәр күренеп тора.
-
Миңнеханов көмәнле хатын-кызларның якыннарын коронавирустан прививка ясатырга өндәде
Бүген Татарстанда 69 көмәнле хатын-кыз Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә салынган.
-
МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: "АДЫМНАР-АКТАНЫШ"-ТАТАРСТАНДА ДҮРТЕНЧЕ ПОЛИЛИНГВАЛЬ КОМПЛЕКС
Минтимер Шәймиев туган ягы Актанышта узган республикакүләм мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында «Адымнар-Актаныш» полилингваль комплексын ачу тантанасында катнашты.
-
Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты
Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.
-
ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ: Иж-Бубый мәдрәсәсе кебек полилингваль гимназия дә татар дөньясына танылган шәхесләр бирер
Бүген Актанышта тарихи вакыйга - 10 еллык тарихы булган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат яңа исем, яңа сулыш белән 2021-2022 уку елын башлаячак комплекска аяк басты.
-
Актаныш районында эсселек тагын бер атна дәвам итәчәк
Киләсе атна башында, сентябрь аена аяк басканда температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә.
-
Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр сасы истән зарлана: Сәбәбе- эссе көннәрдә басуларга ашлама керткәннәр
Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр әледән-әле сасы истән зарлана. Бу юлы калада яман ис чыгуның сәбәбе- Тукай районы басуларын ашлама белән тукландыруга бәйле икән.
-
Ильгина Нуретдинова: Үз эшебезне күңел биреп эшлик, дуслар!
Районыбызда күптән зур әзерлек белән көткән "Актаныш - мәгьрифәт hәм мәдәният мәйданы" дип аталган республикакүләм конференция Актаныш районы Әнәк авылында кунакларны каршы алу белән башланып китте.
-
Бүгенге кебек эссе көннәрдә табынга- татарча окрошка
Җәйге эсседә кайнар ашка бик тартылмый күңел. Нәкъ менә шундый көннәрдә салкын аш – окрошка ашыйсы килә! Ә аны татарча да ясап була. Рецепты болайрак.