МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: "АДЫМНАР-АКТАНЫШ"-ТАТАРСТАНДА ДҮРТЕНЧЕ ПОЛИЛИНГВАЛЬ КОМПЛЕКС
Минтимер Шәймиев туган ягы Актанышта узган республикакүләм мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында «Адымнар-Актаныш» полилингваль комплексын ачу тантанасында катнашты.
«Адымнар-Актаныш» - Татарстанда дүртенче полилингваль комплекс, дип искәртте Дәүләт киңәшчесе.
Моңа кадәр Казанда һәм Алабугада ачылган комплексларның концепциясе рус, татар һәм инглиз телләрендә укытуны күздә тота иде.
Актаныштагысы да әлеге концепциягә тәңгәл. Якындагы елларда Татарстанда тагын шундый ике уку йорты барлыкка килергә тиеш.
Яңа гимназия-интернат 462 укучыга исәпләнгән. Комплексның структурасы полилингваль мәктәптән һәм мәктәп алды белеменнән тора.
5-11 сыйныф укучылары гарәп һәм төрек телләрен өйрәнә алачак. Моннан тыш, гимназия-интернат базасында «Тулы көн мәктәбе» эшли.
Аны тормышка ашыру өчен цифрлы лабораторияләр һәм остаханәләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев