21 декабрь 2025 яңалыклары
-
Гөл савытындагы ак куныктан ничек котылырга?
Гөл савытындагы туфрак өстендә барлыкка килгән ак куныкның сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин: минераль тозлар җыелу һәм күгәрек. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре шул хакта хәбәр итә. Беренче очракта ак кунык – ул туфрактан өскә чыккан эри торган тозлар. Алар туфрак өстендә һәм чүлмәк стеналарында пәйда була, ак кына түгел, сары яки көрән төстә дә булырга мөмкин. Сәбәпләр: Каты су – әгәр су сибү өчен кальций һәм магний тозлары күп булган краннан килүче су кулланылса, алар әкренләп туфракта җыела, нәтиҗәдә, ак кунык барлыкка килә. Ашламаларның күплеге – минераль ашламаларны артык күп кертү туфракта тозлар җыелуга китерергә мөмкин. Яраксыз туфрак – авыр яки начар дренажлы туфрак дымның тоткарлануына һәм кунык барлыкка килүгә сәбәпче була. Һаваның дымлылыгы түбән булу – коры бинада су бик тиз парга әйләнә, өслектә тозлы утырмалар калдыра. Бетерү ысуллары: Туфракның өске катламын алыштыру. Фильтрланган, кайнатылган яки яңгыр суы кулланыгыз. Чүлмәктә дренаж тишекләре барлыгын тикшерегез һәм төбенә керамзит катламы салыгыз. Минераль ашламалар күләмен киметегез. Икенче вариант – туфрак өстендә йомшак мамыкка охшаган ак күгәрек, ул үсемлекләргә начар тәэсир итә. Күгәрек чыганагы – күгәрек гөмбәләре, аларның споралары туфракта була яки һавадан керә. Алар дымлылык югары булганда, үсемлекне дөрес карамаган очракта чыга. Туфракта күгәрек барлыкка килү сәбәпләре: Туфрактагы һәм һавадагы артык дымлылык Суны дөрес сипмәү. Күп кенә гөл үстерүчеләр, үсемлекнең төбе кибеп китүдән куркып, суны күп сибә, бу исә артык дымлылыкка һәм күгәрек барлыкка килүгә китерә. Түбән температура. Күгәрек гөмбәләре дымлы тирәлектә, температура төшкәндә аеруча актив үрчи. Кыш көне, гөл утыртылган чүлмәкләр салкын тәрәзә төбендә торганда һәм аларга суны еш сипкәндә шундый хәл күзәтелергә мөмкин. Дөрес сайланмаган чүлмәк. Кечкенә үсемлекне зур чүл
-
Пенсия алды яшендәге кешеләр: Татарстанда аларга нинди ташламалар каралган
Лаеклы ялга чыгарга биш елдан да азрак вакыты калган кешеләр пенсия алды яшендәге гражданнар дип санала. Татарстанда аларга нинди ташламалар каралган?
-
Соңгы кыңгырау бәйрәмен – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру ниятләнә
2026 елда мәктәпләрдә чыгарылыш кичәсе уздыруның бердәм көне билгеләнде.
-
1 гыйнвардан Татарстанда кайбер пенсионерларның пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак
1 гыйнвардан Татарстанда кайбер пенсионерларның пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак.