Соңгы кыңгырау бәйрәмен – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру ниятләнә
2026 елда мәктәпләрдә чыгарылыш кичәсе уздыруның бердәм көне билгеләнде.
2025/26 уку елында Россия мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмен – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздыру ниятләнә. РФ Мәгариф министрлыгы тиешле тәкъдимнәрне илнең барлык субъектларына да җибәрде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Мәгариф оешмаларында Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре программасына Дәүләт флагын күтәрү һәм РФ Дәүләт гимнын башкару, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү, шулай ук ата-аналар, шул исәптән дәүләт бүләкләренә лаек булучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышларын кертергә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев