22 февраль 2013 яңалыклары
-
Кирәкме син, армия, әллә кирәк түгелме...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелсә дә, бүгенге көндә халык телендә ул башка төрле яңгырашта - Армиядән качучылар көне. Әлеге сүз бераз сәеррәк тоела анысы, ләкин чоры өчен бик тә кулай яңгырашлы. Яшьләрнең кайсысы белән генә аралашма, барысы да диярлек хәрби сафларга бармый калу ягында. Күпчелегенең сәламәтлеге...
-
Безнекеләр
Журналистлар арасында Татарстан Республикасы Судьялар советы бишенче тапкыр оештырган "Фемида 2012" республикакүләм бәйгедә катнашып, хезмәттәшебез журналист Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова җиңү яулады. "Татарстан Республикасы судлары һәм Россия Федерациясе суд системасы эшчәнлеген һөнәри һәм даими яктырткан өчен" номинациясендә III урынга лаек булды. - "Актаныш таңнары" газетасы(Актаныш муниципаль районы), корреспондент Ләйсән Мәхмүт...
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә. Райондашлар,...
-
“Атка печән кем сала?“
Әлеге сүзләр Уразай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тарафыннан яңгырады. Һәрбер авыл җирлегендә узган сөйләшүләрдә көнүзәк мәсьәлә булып кузгатылган сүз ул. Эш урыннары да, эшсезләр дә бар Дөрестән дә, кайсы гына авыл җирлеген алма, "атка печән салучылар" елдан-ел кими бара, ә шул ук вакытта...
-
Таныш булыгыз
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш эчке эшләр бүлеге полиция участок вәкилләренең һәм балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең җитәкчесе итеп полиция майоры Фәһим Нуриев билгеләнде. Ул 1974 елда Тукай районы Яңа Бүләк авылында дөньяга килгән. Эчке эшләр органнарында 1995 елдан хезмәт куя: милиция участок вәкиле, дознаватель, өлкән дознаватель вазифаларын башкарган....
-
Юллар хәвефсез булсын
2012 елның 12 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Актаныш юлларында 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2011 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 23, 8 процентка арткан. Һәлакәтләрдә 12 кешенең гомере өзелгән, 64 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мәскәү - Уфа федераль трассасында 11 шундый һәлакәт булып, аларда 2 кеше якты дөнья белән саубуллашкан, 15 граждан...
-
Ярышлар манзарасы
13-17 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2001 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында өстәл теннисы буенча ТР беренчелеге узды. Ата-аналарның матди ярдәме һәм район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Булат Солтанов тырышлыгы белән әлеге турнирда катнашкан Марат Солтанов, Рәмис Фазлыев, Илдар Миргаязов республика буенча авыл командалары арасында III урынны яуладылар....