Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Атка печән кем сала?“

Әлеге сүзләр Уразай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тарафыннан яңгырады. Һәрбер авыл җирлегендә узган сөйләшүләрдә көнүзәк мәсьәлә булып кузгатылган сүз ул. Эш урыннары да, эшсезләр дә бар Дөрестән дә, кайсы гына авыл җирлеген алма, "атка печән салучылар" елдан-ел кими бара, ә шул ук вакытта...

Әлеге сүзләр Уразай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тарафыннан яңгырады. Һәрбер авыл җирлегендә узган сөйләшүләрдә көнүзәк мәсьәлә булып кузгатылган сүз ул.
Эш урыннары да, эшсезләр дә бар
Дөрестән дә, кайсы гына авыл җирлеген алма, "атка печән салучылар" елдан-ел кими бара, ә шул ук вакытта эшсезләр саны тотрыклы рәвештә өскә үрмәли. Авылларыбызны яшәртү бүгенге көндә төп мәсьәләләрнең берсе. Әмма яшьләр авылда калырга бик ашкынып тормый. Монда инде мәктәпнең дә, елга 365 көн хезмәт таләп иткән хуҗалыкның да эше юк. Бар хикмәт- гаиләдә. Сер түгел, һәрбер ата-ана үз баласын кеше итеп, югары белемле итеп күрергә тели. Әмма бүгенге көндә уңга карасаң- эшсез юрист, сулга карасаң- эшсез икътисадчы, хисапчы һәм башкалар. Ә гади эшче кулларга ихтыяҗ артканнан арта бара. Мисал өчен, районда ел башында 200дән артык эш урыны булса да, 43 кеше эшсез статусы алып өйдә утыра. Бүгенге көндә шул ук "Нур" хуҗалыгына да машина йөртүчеләр, механизаторлар кирәк, тик кайтып утыручы гына юк.
"Шабашниклар салым түләми!"
5 авылны берләштергән Уразай авыл җирлегендә 1 меңнән артык халык яши. Шуның 88е "Нур" ҖЧҖндә хезмәт куя, 50се бюджет учреждениеләрендә, ә 80гә якыны читтә эшли. Авыл башлыгы Рузил Исламов нәкъ соңгылары өчен аеруча борчыла. "Читтә эшләп йөргән шабашниклар салым түләми. Шулар аркасында район буенча без 20 нче урында",- дип тә зарланып алды ул. Эшнең китеген эзләми, үз гаиләләре өчен булсынга йөргәннәргә сөенәсе генә. Шәхсән үзем, саннарда чагылган, даими эчүчелек белән шөгыльләнгән 12 кеше хакында борчылыр идем. Чынбарлыкта аларның саны, әлбәттә, артыграктыр. Хәер, кызганычка каршы, бу башка җирлекләр өчен дә ят күренеш түгел.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 22 февраль, 2013 14 (9760) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев