22 июль 2024 яңалыклары
-
Бу атнада һава торышы: Яңгыр ява, суык, җил
Һава торышы кискен үзгәреп китте, бу атнада яңгырлар ява, көннәр салкын, җиле дә бар.
-
Райондашларыбызны «Актаныш басмалары»на «Чиста яр» акциясенә чакырабыз
Иртәгә, 23 июль көнне 08:00 сәгатьтә «Актаныш басмалары»нда «Чиста яр» акциясе узачак.
-
Районыбыз шахматчылар Илгизәр Могътазиров исемендәге VIII ачык турнирда көч сынашты
20 нче июль, Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан Актанышта танылган шахматчы Илгизәр Могътазиров исемендәге VIII ачык шахмат турниры узды.
-
Балачак хыялы уйнарга өйрәтте: «Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестивале кунаклары белән әңгәмә
Иске Сәфәрнең Сабантуй мәйданына үтүгә төрледән-төрле гармун-тальяннарын берничә рәткә тезеп куйган палатка әллә каян үзенә җәлеп итте. Сарапул шәһәреннән үк фестиваль кунакларына күрсәтергә өендәге тальян музеен алып килүче Зөлфәт абый Арсланов булып чыкты. Зөлфәт абый балачак хыялын ничек итсә итә, лаеклы ялга чыккач булса да гармунда уйнарга өйрәнә.
-
«СалаваТік» төркеме башкарган «Кулчатыр» җыры популярлык яулый
«Кулчатыр» сүзләренең авторы – язучы Факил Сафин, музыка авторы танылган татар композитор Луиза Батыр-Болгари.
-
Удмуртиядән килеп Актанышта контракт төзүче: Әгәр Ватан куркыныч астында икән– барыбызга да фронтка барырга!
Актаныш районы хәрби комиссариатында махсус хәрби операциягә бару өчен чираттагы контракт төзелде. Удмуртиядән килеп Актанышта контракт төзүче Виль Әминов үзенең хәлиткеч адымын мәгълүм җырдагыча, «Если Родина в опасности — Значит, всем идти на фронт»– «Әгәр Ватан куркыныч астында икән– барыбызга да фронтка барырга!» дигән сүзләр белән аңлатты.
-
АО «Транснефть – Прикамье» проверило состояние приемо- сдаточного пункта в Республике Татарстан
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили проверку состояния приемо-сдаточного пункта (ПСП) и испытательной лаборатории нефти, а также технического состояния и эксплуатации коммерческой системы измерений количества и показателей качества нефти (СИКН) сторонней организации.