Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Удмуртиядән килеп Актанышта контракт төзүче: Әгәр Ватан куркыныч астында икән– барыбызга да фронтка барырга!

Актаныш районы хәрби комиссариатында махсус хәрби операциягә бару өчен чираттагы контракт төзелде. Удмуртиядән килеп Актанышта контракт төзүче Виль Әминов үзенең хәлиткеч адымын мәгълүм җырдагыча, «Если Родина в опасности — Значит, всем идти на фронт»– «Әгәр Ватан куркыныч астында икән– барыбызга да фронтка барырга!» дигән сүзләр белән аңлатты.

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов  Виль Әминовка махсус хәрби операциягә баручыларга күрсәтелә торган акчалата ярдәм һәм хезмәт хакы шартлары белән таныштырды:

- 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзүчеләргә РФ Иминлек министрлыгы, Татарстан Республикасы һәм район ярдәме белән бер тапкыр бирелә торган ярдәм  күләмен 1, 5 миллион сумга кадәр күтәрде. Контракт төзүчеләрнең айлык хезмәт хакы 30–40 мең сум. Фронт линиясеннән эчкә керүгә рядовой составка хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Билгеле булганча, вазыйфа һәм званиегә карап хезмәт хакы да арта,– диде Ленар Сәмигулла улы. 

 

 Виль Зөфәр улы Әминовка тиздән 55 яшь тула. Ул тумышы белән Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән. Һөнәре буенча нефтьче, соңгы вакытта Мәскәүдә сак хезмәтендә эшли. Язмыш җилләре аны безнең якларга алып килә, ул «Саф» хуҗалыгында төрле эшләр башкара. Гаилә хәленә килгәндә,  Виль Зөфәр улы хатыны вафатыннан соң башка өйләнмәгән, кызы һәм улы бар. 

 –Автомат та тотып карамаган егетләр һәлак була.  Ә минем хәрби тәҗрибәм бар, 1988-1991 елларда Германия Демократик Республикасында солдат хезмәтендә булдым. Званием буенча– өлкән сержант. Рота командиры урынбасары идем. Владимир Высоцкий җырлаганча, «Если Родина в опасности — Значит, всем идти на фронт»– "Әгәр Ватан куркыныч астында икән– барыбызга да фронтка барырга" дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев