24 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Актаныш зиратында узган өмәдә райондашларыбыз актив катнашты
Бу хакта Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин хәбәр итте.
-
Бу рецептны еш кына “Гурьевча кәбестә” дип тә йөртәләр
Тозлау өчен 8 килограмм кәбестә, 3 килограмм чөгендер, 2 баш сарымсак, 1 керән тамыры кирәк булачак. Тозлык өчен 2 литр су, 3-4 кашык үсемлек мае, 100 грамм тоз, 100 миллилитр аш серкәсе, ярты стакан шикәр комы, 4 дәфнә яфрагы, 2 канәфер, 10 данә түгәрәк кара борыч алына.
-
Кишерне кайчан алырга?
Чөгендер белән кишерне гадәттә бер үк вакытта алалар. Ләкин кишернең иртә өлгерешле сортлары һәм көздән утыртып калдырганын бик соңга калдырмыйча алырга кирәк.
-
Кулда тырма-себерке: Бүген районыбызда шимбә өмәсе
21 нче сентябрьдән районыбызда көзге өмә ункөнлеге игълан ителде. Күп кенә оешма предприятие хезмәтчәннәре бу игелекле гамәлне кичә, атнаның җомга көнендә үк башлап җибәрде.
-
КАМАЗ мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә 50 мең сум акча түләячәк
КАМАЗ өлешчә мобилизация кысаларында чакырылачак хезмәткәрләргә ай саен өстәмә 50 мең сум акча түләячәк. Аларның шулай ук эш урыннары да сакланачак.
-
2022 елда Татарстанда бизнеска ярдәм итү өчен 4,5 млрд сум юнәлтелгән
Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның нигезендә эшмәкәрләргә ел башыннан барлыгы 4,5 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.