Кишерне кайчан алырга?
Чөгендер белән кишерне гадәттә бер үк вакытта алалар. Ләкин кишернең иртә өлгерешле сортлары һәм көздән утыртып калдырганын бик соңга калдырмыйча алырга кирәк.
Өлгергән кишерне туфракта тотуның файдасы юк, ә зыяны бар – аның үзәге агачлана, кишер ярыла, аннары шул урыннан чери башлый. Кишернең өлгерүен кайдан белергәме?
Иң төгәл билгесе – утырткан көннән алып бүгенгәчә ничә көн узганын исәпләп чыгару. Һәр сортның үз өлгерү вакыты бар. Иртә өлгерешле сортлар 3 айда инде казып алырлык була. Ләкин алар кыш көне яхшы сакланмый. Уртача өлгерешле сортлар өчен исә үсеп туярга 100–110 көн вакыт кирәк. Май башында утырткан булсагыз, кишернең уртача өлгерешле сортларын август ахыры – сентябрь башыннан да калдырмыйча алырга кирәк инде.
Икенче билгесе – кишернең яфрагы. Өлгергән кишернең яфрагы саргая, корый башлый. Әгәр дә ул әле ямь-яшел килеш утыра, корыган сабаклары юк икән – димәк, кишер өлгереп җитмәгән. Шулай да яфракларының тәмам саргаеп беткәнен көтәргә кирәкми, югыйсә кишер картая. Картайган кишер баллы, сусыл булмый.
Өченче билгесе – кишернең зурлыгы. Моның өчен берничә кишерне йолкып карарга кирәк. Әгәр дә ул инде үз сортына хас зурлыкта үскән, вак кына ак тамырчалар җитбәрә башлаган икән, димәк, казып алырга вакыт.
Халыкта кишерне кырау төшкәч кенә казырга кирәк дигән дә фикер яши. Имеш, кырау төшкәч, ул тагын да баллырак, тәмлерәк була. Ләкин кыш саклау өчен кишерне салкын кыраулар төшкәнче казып алырга кирәк, өсте туңып киткән кишер озак сакланмый, чери башлый.
Кишерне казып алып, берәр сәгать түтәлендә килеш киптерәләр. Аннары сабакларын төбеннән үк кисеп, караңгы, салкынча урынга салалар. Казып алынган кишерне кояшта озак тотарга ярамый, ул бик тиз шиңә. Сабагын кисүне дә озакка сузмагыз, ул да кишернең дымын үзенә суыра. Кышка дигән кишерне юмыйлар, юмаган килеш ул яхшырак саклана.
Иң популяр сортларның өлгерү вакыты:
«Витаминная» – 75–100;
«Лосиноостровская» – 80–90;
«Нантская» – 90–120;
«Шантане» – 90–130
«Королева осени» – 117–130 көн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев