24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Актанышта - КВН! Рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар,кадерле дуслар! 24 октябрь конне район мәдәният йортында узачак КВН командаларынын ФИНАЛ ярышларына рәхим итегез! Катнашалар:Әтәс,Иске Кормаш,Яна Әлем,Кәзкәй ,Иске Богады,Зөбәер,Иске Байсар. Башлана 18:00 сәгатьтә Бэясе : 70 сум
-
Район ЗАГС бүлегендә - "Гаилә мәктәбе дәресләре" (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбе дәресләре оештырылып, ул нәтиҗәле эшләп китте. Әлеге дәресләрнең чираттагысы 24 октябрь көнне үтте. Актанышның 1нче санлы мәктәбеннән X сыйныф укучылары белән очрашуга районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм район үзәк хастаханәсе баш...
-
Чаллыда дистәгә якын автомобиль бәрелешкән (фото)
Автомобильчеләр бозлавыкка әзер булмаган. Чаллыда массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәр юл участокларының берсендә дистәгә якын машина бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт юлда бозлавык булу сәбәпле килеп чыккан, чөнки автомобильчеләр җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәгән. чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/24/128446/
-
КОТЛЫЙБЫЗ: Хөсәеновлар гаиләсе "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды
15 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында «Искусство без границ» I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге бәйгедә әти-әниләр балалары белән берлектә чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгедә райондашыбыз, Актанышыбыз сандугачы Лилия Хөсәенова да кызлары Әдилә һәм Камилә белән бергә катнашты. Гаилә дуэты, Лилия һәм Әдилә, фестивальдә "Айдар гынаем"...