Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КОТЛЫЙБЫЗ: Хөсәеновлар гаиләсе "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды

15 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында «Искусство без границ» I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге бәйгедә әти-әниләр балалары белән берлектә чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгедә райондашыбыз, Актанышыбыз сандугачы Лилия Хөсәенова да кызлары Әдилә һәм Камилә белән бергә катнашты. Гаилә дуэты, Лилия һәм Әдилә, фестивальдә "Айдар гынаем"...

15 октябрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты базасында «Искусство без границ» I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге бәйгедә әти-әниләр балалары белән берлектә чыгыш ясадылар.
Әлеге бәйгедә райондашыбыз, Актанышыбыз сандугачы Лилия Хөсәенова да кызлары Әдилә һәм Камилә белән бергә катнашты. Гаилә дуэты, Лилия һәм Әдилә, фестивальдә "Айдар гынаем" дип исемләнгән башкорт халык җырын тәкъдим иттеләр. Камилә башкорт биюен башкарып, залда утыручыларны таң калдырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Хөсәеновлар гаиләсе "Искусство без границ" I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестиваль-бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Тәбрик итәбез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев