25 август 2023 яңалыклары
-
57 бистәдә яшәүчеләр Җәмәгать тыңлауларында паркларының архитектур планын төзеде
Районыбызда бер-бер артлы барлыкка килгән паркларның планы халык тыңлауларында кабул ителде.
-
Җанлы татар музыкасы һәм милли мода күрсәтү: Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале узачак
30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак.
-
Хезмәтләре белән хөрмәтле: Алар — укытучылар, киләчәкне хәл итүчеләр(бүләкләнүчеләр)
Укыту-тәрбия эшенең сыйфатын арттыру өчен районыбыз мөгаллимнәре олы хезмәт куя, тырышып эшлиләр. Бүгенге традицион киңәшмә барышында алар лаеклы рәвештә хөрмәтләнделәр.
-
«Төп стратегик юнәлешләр буенча Актаныш мәгариф системасын үстерү» темасы астында август киңәшмәсе узды
Аның эшендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, район башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, әлеге өлкә ветераннары катнашты.
-
Иске Бикчәнтәйдән Гатиннар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның кабул итүендә катнаша
Бүген Иске Бикчәнтәй авылында яшәүче Фирдәвис һәм Рәхилә Гатиннар районыбызның үрнәк гаиләсе буларак Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханымның тантаналы кабул итүендә катнашты.
-
Актаныш районы аша уза торган М-7 юлының 60 проценты төзелгән
Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында Чаллы елгасы өстендә күпер, юл үткәргеч һәм ике транспорт чишелеше төзелә.
-
Батыр шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алыйк
25 август — татар халкы зур югалтулар кичергән көн: 1944 елның 25 августында, көн уртасында, Плетцензее төрмәсендә Империя судының карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен гильотинада җәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров.
-
Инвалид райондашыбызның йортына иганәчеләр ярдәме белән газ кертәләр
Иске Кормаш җирлегендә яшәүче, тумыштан инвалид Галиева Сәлимә апага бүген газ тоташтыру эшләре бара.