Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш районы аша уза торган М-7 юлының 60 проценты төзелгән

Түбән Кама һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында Чаллы елгасы өстендә күпер, юл үткәргеч һәм ике транспорт чишелеше төзелә.

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап уза торган юл төзелешенең өченче этабында ясалма корылмаларның техник әзерлеге 60 процент тәшкил итә. Бу хакта "Волга-Вятскуправдор"ның матбугат хезмәте яза.

Чаллы елгасы аша күпер төзү кысаларында белгечләр җиде терәк төзегәннәр, ригельләр, утырту корылмалары, подферменниклар урнаштырганнар һәм корылманың балкаларын урнаштыруга керешкәннәр. Белгечләргә барлыгы 21, 24 һәм 33 метр озынлыктагы 66 җыелма тимер-бетон балка монтажларга туры киләчәк. Күпердә цинкланган тимердән ясалган барьер, коймалар һәм ясалма яктырту урнаштырылачак.

Моннан тыш, 80 процент җир япмасын төзү буенча эшләр башкарылган. Сезон ахырына кадәр 65 процент асфальт салырга планлаштыралар. Эшләр юл үткәргечләрдә дә алып барыла.

Чаллы елгасы аша күпер озынлыгы 166 метр тәшкил итә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев