27 август 2014 яңалыклары
-
“Чәчәк” бәйрәме үткәрелә
30 август көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршында "Чәчәк" бәйрәме үткәрелә. Биредә авыл җирлекләрендәге һәм район үзәгендәге оешма-предприятиеләрнең, шәхси йортларда яшәүчеләрнең чәчәклекләренә нәтиҗә ясалып, урыннар чыгарылачак. Шунда ук кайнатмалар ярминкәсе дә үткәреләчәк. Кич сәгать 7дә Республика көне уңаеннан концерт программасы күрсәтеләчәк. Барлык райондашларны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз.
-
Иң алдынгы савымчы билгеләнде
Шушы көннәрдә Яңа Әлем авылында терлекчелек тармагында хезмәт куйганнарның зур җыены узды. Уртага салып сөйләшәселәр шактый. Районның икътисадый үсешен дә алар билгели дип әйтсәм арттыру булмас. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов сүзләре белән әйткәндә, Рәсәй өчен нефть булса, безнең бар байлыгыбыз - сөт. Әлеге сөйләшү башка...
-
Район ЗАГС бүлегендә 100 нче пар тантаналы төстә теркәлде
Бәхетле пар - Актаныш авылыннан Бадертдинов Алмаз Хәниф улы һәм Әхмәтова Ирина Ригель кызы. Әлеге парга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе ЗАГС бүлегенең котлау хатын тапшырды. Яшь парга Гөлфинә Мөхәммәдиева үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.
-
Беркем дә онытылмый
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге бинасында 20 август көнне күңелле чара үтте. Анда эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган ветераннар да катнашты. Районның эчке эшләр бүлегендә матур гадәт яши. Алар ел саен беренче сыйныфка укырга баручы полиция хезмәткәрләренең балаларына истәлек бүләкләре тапшыралар. Быел әлеге бүләкләргә Гәдел Нәҗмиев һәм Адилә...