Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Беркем дә онытылмый

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге бинасында 20 август көнне күңелле чара үтте. Анда эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган ветераннар да катнашты. Районның эчке эшләр бүлегендә матур гадәт яши. Алар ел саен беренче сыйныфка укырга баручы полиция хезмәткәрләренең балаларына истәлек бүләкләре тапшыралар. Быел әлеге бүләкләргә Гәдел Нәҗмиев һәм Адилә...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге бинасында 20 август көнне күңелле чара үтте. Анда эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган ветераннар да катнашты.
Районның эчке эшләр бүлегендә матур гадәт яши. Алар ел саен беренче сыйныфка укырга баручы полиция хезмәткәрләренең балаларына истәлек бүләкләре тапшыралар. Быел әлеге бүләкләргә Гәдел Нәҗмиев һәм Адилә Әхмәтовалар ия булдылар. Өлкәннәр булачак укучыларга үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр. Тырышып укуларын, әти-әниләренең ныклы таянычлары булып үсүләрен теләделәр.
***
Чараның икенче өлеше чирек гасырга якын ТАССРның эчке эшләр министры булып торган генерал-лейтенант Салих Япеевны искә алуга багышланган иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Руфат Гайнетдинов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Васил Вахитов генерал-лейтенантның биографиясе белән таныштырдылар. Аның истәлегенә багышлап чыккан "Безнең генерал" исемле китапка тукталдылар.
Салих Җәләлетдин улына 17 сентябрьдә 100 яшь тулган булыр иде. Тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән булса да, Салих Япеев Татарстанны үз иткән. Аның дәверендә эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючылар генерал-лейтенантның аеруча да гадел, кешелекле булуын искә алалар. Ул беркайчан да кешеләргә түбәнсетеп карамаган. Шуның өчен дә үзен хөрмәт иткәннәр. Эчке эшләр бүлегендә дә тәртип хөкем сөргән. Ул чорны Минтимер Шәймиев юкка гына Япеев эпохасы дип атамаган. Искә алу барышында Япеевның үзен якыннан күргән ветераннар да истәлекләре белән уртаклашты. Хәзер хезмәт куючы яшьләргә Япеевтан үрнәк алырга тәкъдим иттеләр.
Дөрестән дә, Япеев турындагы китапны кулына алып укып чыкканнар бик күп нәрсәләргә өйрәнер иде.
Сентябрь аенда Япеевны искә алуга багышланган чаралар әле тагын үтәчәк дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев