28 март 2026 яңалыклары
-
Баш ветеринария идарәсе читтән терлек кертү кагыйдәләре һәм биоиминлек турында искәртте
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе республикада яшәүчеләрне читтән терлек кертү кагыйдәләре турында искәртте. Ведомствода хәбәр итүләренчә, терлекләрне читтән кертү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килешкәннән соң гына мөмкин.
-
2026 елда Татарстан урман хуҗалыгы өчен 12 берәмлек техника сатып алачак
2026 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман янгыннарына каршы һәм урман культуралары өчен 12 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алу планлаштырыла.
-
Актаныш районы өчен апрель аена намаз вакыты
Актаныш районы мөхтәсибәте апрель аена намаз вакытын тәкъдим итте.
-
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда авыр йөк машиналары хәрәкәте 1 апрельдән чикләнәчәк
1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк автомобиль юлларының аерым участокларында күчәренә 6 тоннадан артык йөкләнеш туры килгән транспорт чаралары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелә.
-
Әлфия Когогина: Яңа закон ишетү сәләте чикле туристлар һәм гидлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Дәүләт Думасы гидлар эшен җиңеләйтүче һәм туризм тармагында контрольне көчәйтүче төзәтмәләрне хуплады. Төп яңалык — экскурсияләрне рәсми рәвештә ишарә телендә уздыру мөмкинлеге.