Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда авыр йөк машиналары хәрәкәте 1 апрельдән чикләнәчәк

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк автомобиль юлларының аерым участокларында күчәренә 6 тоннадан артык йөкләнеш туры килгән транспорт чаралары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре кертелә.

 

Чикләүләрнең төп сәбәбе — язгы чорда юлларның артык дымлануы нәтиҗәсендә аларның күтәрү сәләте кимү.

Шул ук вакытта республикада кайбер транспорт чаралары өчен әлеге чикләүләр кулланылмый:

  •  пассажирлар ташучы автобуслар;
  • азык-төлек, терлекләр, авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-корт өчен азык һәм өстәмәләр ташучы транспорт;
  •  дару препаратлары, ашламалар, почта һәм почта йөкләре ташучы машиналар.

Моннан тыш, түбәндәге очракларда чикләүләр гамәлдә түгел:

  •  ягулык, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен кирәкле йөкләр ташучы транспорт өчен;
  • юл төзелеше техникасын һәм юлларны ремонтлау өчен материаллар ташучы машиналар өчен;
  •  махсуслаштырылган транспорт чаралары өчен.

Юллардагы вакытлыча чикләүләр юлларның сакланышын тәэмин итү һәм аларны бозылудан саклау максатыннан кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев