28 июнь 2012 яңалыклары
-
“Лизинг-грант” хәрәкәттә
"Яңа программага гаризалар һәм документлар кабул итү 2 июльдән башлана", - дип белдерде ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов видеоконференциядә. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 27 июнь, 2012 49 (9694) санында
-
Җитәкчеләрнең электрон адреслары
Муниципаль район башлыгы һәм идарә органнары вәкилләренең электрон адресларын тәкъдим итәбез. Сорауларыгызны шушы адреслар белән яза аласыз. Фәттахов Энгель Нәвап улы Engel.Fattahov@tatar.ru Камаев Фаил Мисбах улы Fail.Kamaev@tatar.ru Гарипов Руслан Илүс улы Ruslan.Garipov@tatar.ru Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы Landysh.Shamsunova@tatar.ru Гыйлаева Миләүшә Зөфәр кызы Milyausha.Gilaeva@tatar.ru Вахитов Илшат Рәфит улы Ilshat.Vahitov@tatar.ru Кәрамов Айрат Сөнәгат...
-
Туризм чемпионаты узды
Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында туризм чемпионаты узды. Анда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова белән берлектә Актаныштан Руслан Әшрәпов, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Актаныштан Айнур Нуриев, Мәсәдедән Илдар Шәрипов, Тат.Суыксудан Рамил Галиуллин катнашты. Барлык төр буенча да безнекеләр алдынгылыкны бирмәде.
-
Актанышның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә 100 ел тула
2012 елның октябрендә Актанышның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә 100 ел тула. Шушы уңайдан, мәктәп дирекциясе бу мәктәпне тәмамлаган укучылар турында белешмәләр һәм мәктәп еллары турында истәлекләр җыйнау турында хәбәр итә. Хәбәрләшү өчен телефон: 8(85552) 3-12-96. Эл адрес: asch_1@mail.ru
-
Русь иле кайдан башлана?
Великий Новгород шәһәрендә 16 нчы тапкыр үткән "Вся Россия" журналистлар фестивалендә Новгород өлкәсе җитәкчеләре бүгенге Россиянең башы шул төбәккә барып тоташа, дип ышандырырга тырыштылар. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 27 июнь, 2012 49 (9694) санында
-
Табигать хөрмәт көтә
Уку елы ахырында Яңа Әлем мәктәбе базасында экологик һәм әхлакый темаларны яктырткан семинар-киңәшмәләр булып узды. 6 сыйныф укучылары катнашында "Әхлак дәресләре" күрсәтелде. Яңа Әлем авылы мөслимәсе Тәхия апа Усманова балаларны әдәпле, иманлы, миһербанлы булырга өнди. Чарада катнашкан кунаклар үзләренә күп кенә яңалыклар алдылар. Экологик проблемаларны чишү әле һаман да актуаль...