Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать хөрмәт көтә

Уку елы ахырында Яңа Әлем мәктәбе базасында экологик һәм әхлакый темаларны яктырткан семинар-киңәшмәләр булып узды. 6 сыйныф укучылары катнашында "Әхлак дәресләре" күрсәтелде. Яңа Әлем авылы мөслимәсе Тәхия апа Усманова балаларны әдәпле, иманлы, миһербанлы булырга өнди. Чарада катнашкан кунаклар үзләренә күп кенә яңалыклар алдылар. Экологик проблемаларны чишү әле һаман да актуаль...

Уку елы ахырында Яңа Әлем мәктәбе базасында экологик һәм әхлакый темаларны яктырткан семинар-киңәшмәләр булып узды.
6 сыйныф укучылары катнашында "Әхлак дәресләре" күрсәтелде. Яңа Әлем авылы мөслимәсе Тәхия апа Усманова балаларны әдәпле, иманлы, миһербанлы булырга өнди. Чарада катнашкан кунаклар үзләренә күп кенә яңалыклар алдылар.
Экологик проблемаларны чишү әле һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Табигать һәм кеше. Әлеге ике төшенчә аерылгысыз. Ярый ла, халык табигать байлыклары белән файдаланып кына калса, вәхшиләрчә юкка чыгаручы, пычратучы, зыян салучы затлар да еш очрый. Әлеге мәсьәлә районкүләм генә түгел, республикакүләм кысаларда карала. Мәктәпнең биология укытучысы Гыйльфанов Фидүс Нәрфис улы 5 сыйныф укучылары белән "Табигать хөрмәт көтә" темасына ачык дәрес үткәрде. Укучыларның экология өлкәсендәге белемнәрен арттыру, аларның төп танып белү мөмкинлеген үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү-укытучының төп максаты. Кызлар-егетләр төрле табигать тукталышларына сәяхәт кылдылар. "Урман","Елга", "Сазлык", "Ерым","Чүплек", "Болын" илендә яңалыклар белән таныштылар. "Ял аланы", "Гөмбә җыю" уеннарында ял итеп алдылар. Бигрәк тә А.Галләмова, Р.Миңнәхмәтов, И.Саматова, И.Әгъләмов табигать байлыкларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бөек химик Д.И.Менделеев язып калдырган "Су тамчысы алмаздан да кыйммәтрәк" дигән бәяләмәнең асылын расладылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 27 июнь, 2012 49 (9694) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев