28 июнь 2025 яңалыклары
-
Актаныш районында тантаналы чыгарылыш кичәсе узды
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш районының унберенче сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе узды. Тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Яшьләр көне белән котлады
Уважаемые жители Актанышского района! Дорогая молодежь! Сердечно поздравляю вас с Днем молодежи! Этот праздник –время надежд, новых начинаний и смелых планов. Именно вы, молодое поколение, определяете будущее нашего района и республики.
-
Актанышта 3 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантана узачак
Актанышның «Пар балдаклар» паркында 3 июльдә 17: 00 сәгатьтә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантана узачак.
-
Кайгылы хәбәр
Бүген каты авырудан соң якташыбыз Рузил Тимировның вафат булуын тирән кайгы аша хәбәр итәбез. Аның хатыны Элиза Тимирова авыр вакытта - яхшы сүз, догалар белән, матди яктан ярдәм иткән һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә җәйге чорда 55 төбәктән Россия студент отрядларының 3,7 меңнән артык вәкиле эш белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көндә республика территориясендә өч зур Россиякүләм хезмәт проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта Республика студент хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.