Актаныш районында тантаналы чыгарылыш кичәсе узды
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш районының унберенче сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе узды. Тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшьләргә нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул балаларны мәктәп юлын уңышлы тәмамлаулары белән котлады һәм аларга олы тормыш юлында уңышлар теләде. БДИда югары нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелде. Ленар Рафакович яхшы укыганнары һәм максатчанлыклары өчен аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук укучыларның спортта, мәдәнияттә һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышларын билгеләп үттеләр. Бу кичә мәктәп чорының уңышлы тәмамлануы һәм чыгарылыш сыйныф укучылары тормышында тагы да кызыклырак яңа этапның башлануы булды. Балаларга уңышлар, кыю карарлар һәм иң ихлас хыялларының тормышка ашуын телибез!
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев