29 июль 2025 яңалыклары
-
Такталачыкта үзара салым акчалары халык файдасына эшли
Такталачык авыл җирлегенең Түмерҗә авылында юллар төзекләндерү эшләре башланды. Бүген монда вак таш-ком катнашмасын (ЧПС) салалар һәм юлларны яңгырлар вакытында юылудан саклау өчен су агызу канаулары салалар. Әлеге мөһим эшләр үзара салым акчасына башкарыла.
-
Азат Габдрәшитов: Спорт имгәнүләрсез булмый шул!
Актаныш егете, Чаллы командасы көрәшчесе Азат Габдрәшитовның соңгы вакытларда гипслы кулын күргәч, көрәш дөньясындагылар: «Чемпионга нәрсә булды икән? Кулын кайда сындырган? Быел көрәшә алмыймы инде?» - дип борчылып кызыксынды.
-
Язмышларны була үзгәртеп!
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова бәхетсезләрне бәхетле итүче изге җаннарның берсе. Язмыш тарафыннан кыерсытылган күпме райондашларыбыз бүген аңа рәхмәт сүзләре әйтә, аларны санаганы гына юк. Бүген без шундыйларның берсе белән таныштырабыз. Тормыш чоңгылында калган 51 яшьлек ир-егетнең язмышы чын мәгънәсендә борылыш алган.