Такталачыкта үзара салым акчалары халык файдасына эшли
Такталачык авыл җирлегенең Түмерҗә авылында юллар төзекләндерү эшләре башланды. Бүген монда вак таш-ком катнашмасын (ЧПС) салалар һәм юлларны яңгырлар вакытында юылудан саклау өчен су агызу канаулары салалар. Әлеге мөһим эшләр үзара салым акчасына башкарыла.
Такталачык авылында да халыктан җыелган үзара салым акчаларына планлаштырылган эшләрне ахырына җиткерергә исәплиләр. Иске мәктәпнең М. Мутин урамы ягыннан ташландык участогы янында саклагыч койма төзелә. Яңа койма территориянең иминлеген тәэмин итә, тигез һәм матур коймалар биредә авылның ныклы хуҗалар кулында икәнлеге турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев