Чыршы кисүчеләрне ни көтә?
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Өйдә дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортларында купшы чыршылар алып кайтып бизәү бәйрәмгә әзерлекнең иң күңелле мизгелләре. Күпләр урманнардагы яшел чибәркәйне саклау өчен ясалма чыршылар куюны хуп күрә. Әмма табигать байлыгына кул сузучылар щле очрый. Андыйларны шактый гына штрафлар сагалый.
Урман браконьерларының максаты билгеле – урманда үскән агачларны урлап кисеп, Яңа ел алдыннан бәйрәм базарларында сатып баемакчылар. Шуңа ТР Урман хуҗалыгы инспекторлары ылыслы агачларны законсыз әзерләү урыннары белән беррәттән сәүдә нокталарын да тикшерәчәк: әгәр сатучының агач кисүгә документлары булмаса, аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Гражданнар өчен штраф күләме – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләр өчен – 20 меңнән 40 мең сумга, юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә, дип искәртәләр ведомстводан.
Әгәр чыршыларны механизмнар, мәсәлән, бензин пычкысы һәм машиналар ярдәмендә кискәннәр икән, яисә урман паркының яшел поясында кискәннәр икән, гражданнарны – 5 мең сумга кадәр, юридик затларны 500 мең сумга кадәр штраф көтә, киселгән агачларны, коралларны һәм техниканы конфискациялиячәкләр.
Моннан тыш, хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш була. Әгәр зыян суммасы 5 мең сумнан артса, граждан җинаять җаваплылыгына тартыла һәм 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Бу – иң югары җәза.
“Чыршы-2024” оператив-профилактик операция 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Агачларны законсыз кисү очраклары турында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча хәбәр итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев