Яшел байлыгыбызны саклаучылар: Актаныш урманчылары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан йомгак ясый
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Урман хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмнәренә Актаныш районы урманчылыгы командасы саллы нәтиҗәләр, туган ягыбызның урман байлыкларын торгызу һәм арттыру буенча зур планнар белән килә.
Татарстанның Актаныш районы урманнарындагы алтын көз- урманчыларыбыз өчен иң тынгысыз һәм хезмәт сезонына йомгак ясау вакыты. Вегетация, актив агач утырту һәм тәрбияләү чорын тәмамлап, алар якты йөз белән һөнәри бәйрәмнәрен – Урман хезмәткәрләре көнен каршылыйлар, ул быел 21 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Актанышның яшел байлыгы
Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча бүлегендә эшчәнлек катгый рәвештә дәүләт йөкләмәсе нигезендә алып барыла, узган хезмәт елында урманчыларыбыз шактый эшләр башкарды. Язын 17 гектарда яңа урманнар утырттылар. Тагын 30 гектарда элек булдырылган урман культураларын тулыландыру – үсентеләр тамыр җибәрмәгән урыннарда яшь агачларны утырту буенча җентекле эш башкарылды. Көзен дә урман утырту эстафетасы дәвам итә, җирләр туңдырганчы 30 гектар мәйданга яшь агачлар утыртылачак. Ләкин агач утырту- урманчылар эшчәнлегенең бик аз өлеше генә әле ул. Нәни генә үсентеләрне саклап үстерү, аларның тирә-ягындагы туфрагын йомшартып, чүпләрен утап тәрбияләү бик зур көч сорый. Җәй буе урманчылар авылда яшәүче табигать сөючеләр белән 191 гектардагы культураларны карадылар, әле планда каралган тагын 40 гектар үсентене яшь баладай тәрбиялисе бар.
Үсеп килүче урманнарны карауга аерым игътибар бирелә. 18 гектарда 5-10 яшьлек агачларны тиз үсә торган куаклардан һәм чүп үләннәреннән яктырту – чистарту эшләре алып барыла. Тагын 18 гектарда 10-20 яшьлек агачларның як-ягын чистарту эшләре башкарылды, бу агачларның сәламәтлекләрен ныгыту дигән сүз. Киләсе елга 36 гектар мәйданда шундый ук эшләрне башкару өчен документлар әзерләнгән, раслатасы гына бар.
Моннан тыш, урманчылар 22 гектарда редевелопмент- урман торгызу эшләре, 47 гектар санитар кисүләр өчен һәм 52 гектар өлгергән агачлыкларны тоташ кисүгә әзерләгәннәр, анда барлык кирәкле әзерлек эшләре башкарылган: чик баганалары куелган, агачларны санап һәм сортларга аерып чыкканнар.
Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзап Әхмәтгалиев билгеләп үткәнчә, райондагы урманнарның гомуми мәйданы 20 мең гектарга якын, бу территориянең нибары 7 процентын били. Әлеге сан күрше районнарга караганда азрак-бу һәр гектар урманның кыйммәтен һәм аны саклап калу, арттыру буенча тырышып эшләргә кирәклеген искәртә.
Урманнар – безнең бәһасез байлыгыбыз, аның әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Бүген без катлаулы шартларда яшибез. Махсус хәрби операция барган Украина зонасында урманнарның сугышчыларыбыз өчен табигый ышыклану урыны булуын күрәбез. Дошман һөҗүме вакытында солдатларыбыз урманга кереп сыена. Нинди генә очракта да урман безне-яклаучы, нигъмәтләре белән сыйлаучы, төзелеш материаллары белән тәэмин итүче,- – дип ассызыклады Әгъзап Хәмдегали улы.
Баш урманчы- Герой әтисе
Әгъзап Әхмәтгалиевнең махсус хәрби операция сугышчылары турында искә алуы тирән мәгънәгә ия. Аның улы Инсаф беренче көннәрдән үк өлешчә хәрби операциягә мобилизацияләнде.

Инсаф хәзергәчә ил азатлыгы өчен көрәшә, аңа авыр сынаулар аша да узарга туры килде: штурм вакытында ике аягы һәм умыртка баганасы яраланып, озак кына Казандагы госпитальдә дәваланды, шифаханәләрдә тернәкләнү курсы узды. Райондашыбыз ныклап аякка басуга, яңадан сугышчан юлын дәвам итте.
Элемтә начар булу сәбәпле, телефон аша сөйләшә алмыйбыз, язышып кына аралашабыз,- дип уртаклаша кичрешләре белән Әгъзап Әхмәтгалиев. – Безгә ярдәм кирәкми. Киресенчә, гаилә белән үзебез солдатларга һәр оправка саен өчәр тартма гуманитар ярдәм җибәрәбез. Инсафка кайчагында посылкалар барып та җитми, әмма аңа карап борчылмыйбыз, башка сугышчыларга ярдәм булсын, дибез. Улым ут эчендә йөргәнгә, солдат гаиләләренең хәлен бик яхшы аңлыйм, әгәр алар ярдәм сорасалар, ничек тә булышырга тырышабыз. Андыйлар районда бар.
Җирле урманнар тарихында аерым бит – Түбән Кама ГЭСын төзегәндә зыян күргән территорияләрне торгызу. Су басу зонасындагы агачлар кайчандыр киселгән, ә җирләр печәнлеккә әйләнгән. Хәзер биредә актив рәвештә яшел байлыкны яңадан тергезәләр.
Алдагы елларда без су басу зоналары астында калган болыннарга 50 гектар урман утырттык. Былтыр да, быел да – 17шәр гектар. Киләсе елга да планнарыбыз зур. Бу хисапка без район урманнарының мәйданын, яшел байлыгыбызны планлы рәвештә арттырабыз, - дип алдагы максатлар белән уртаклашты урманчылык җитәкчесе.
Безнең урманчылар- энтузиастлар!
Шундый зур күләмле эшне ахырына кадәр энтузиастлардан торган урманчы һәм мастерларның бердәм командасы җиткерә. Урман хуҗалыгында 4 мастер эшли. Штат буенча бер урманчы каралган, әлеге вазыйфаны Альберт Гардиханов башкара, ул шулай ук питомникны да җитәкли.
Урманның торышын контрольдә тоту даими рәвештә, патрульлек итүнең расланган графигы буенча алып барыла. Теләсә нинди проблема- корыган яки бөҗәкләр тарафыннан зарарланган агач булсынмы, агачлар арасында рөхсәтсез чүплек барлыкка килүме яки законсыз агачларны кискәннәрме – барысы да оператив хәл ителә.
Бәйрәм алдыннан без Актаныш районы урман хуҗалары белән Сөн елгасы буенда яшь наратлар утыртканда очраштык. Аларга кадет-интернат укучылары да ярдәмгә килгән иде. Мастер Дилфас Мәхмүтҗанов яңа үсентеләр өчен тракторы белән буразналар сыза. Ә яшь экологлар 6 мең данәдә нарат үсентеләрен җир куенына иңдерә. Җәй көне исә әлеге тракторны Татар Суыксуы авылыннан технология техникумында белем алучы студент Никита Солтангалин иярләгән, урманчыларга шул рәвешле бик нык ярдәм иткән.
Урманның киләчәге – питомникта
Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча бүлегендә төп объектларның берсе - Югары Богады авылындагы питомник эшләрнең барышы белән урманчы Альберт Гардиханов таныштырды. Биредә ике еллык нарат, чыршы, каен, карагай һәм имән үсентеләре үсә, алар киләсе этапка – даими урынга утыртуга инде әзер.
Без киләсе елга утырту өчен каен орлыкларын җыеп куйдык, ә кар яугач, гадәттәгечә нарат һәм чыршы орлыкларын әзерлибез. Бу бик тырышлык сорый торган хезмәт, нәкъ менә орлыклар әзерләү сәламәт урманнарның киләчәге, - ди Альберт Фаез улы.
Форсаттан файдаланып, Әгъзап Әхмәтгалиев бөтен коллектив исеменнән эшләп килүче хезмәткәрләрне, шулай ук урман хезмәте ветераннарын, кайчандыр бу өлкәдә эшләгән райондашларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Аерым рәхмәт сүзләре уртак эшкә үз өлешләрен керткән укучыларга да әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев