Икмәк кабул итүчеләр өмәдә: Чиста, матур булсын дип тырышабыз
Районыбызның тагын бер коллективы Икмәк кабул итү оешмасы аскы Актанышка төшә торган олы юл буен чистартырга «Изгеләр» чишмәсе янына бүген дә өмәгә чыкты.
Икмәк кабул итү оешмасында эшләүчеләр өмәне кичә үк башлап җибәрде. Беренче көнне юл кырыйларын тазартканнар. Ике яклап үсеп килүче агачларны матурлап буяп куйганнар.
Бүген дә билгеләнгән территориядә эш җитәрлек. Узган җәйдә биек булып үскән камыш, кылганнарны тамырыннан өзеп тырмалыйлар.
Эшне тиешенчә оештыргач, тиз дә, җайлы да башкарыла. Чүпләрне йөк төйи-бушата торган куәтле тракторның чүмеченә салалар,чүмечтәге калдыкларны шунда ук йөк машинасына илтеп бушаталар.
Икмәк кабул итү предприятиесенең тегермән участогы җитәкчесе Ленар Гәрәев бу өмәләрнең әһәмияте зур, моны оешмадагы һәркемнең аңлап кабул иткәнен әйтте :
- Чисталык үзебез өчен. Шушы юллардан көн саен үзебез эшкә барабыз, эштән кайтабыз. Юлдан үтүчеләргә чиста, матур булсын дип тырышабыз. Оешмадагы һәркем өмәләргә актив чыга, эш коралларын өйдән алып киләбез,- ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев