«Изгеләр чишмәсе»нә уңнан барсаң- уңарсың, сулдан барсаң- ? (репортаж)
Актаныш –чишмәләргә бай. Аларның көмештәй саф сулары тау итәгеннән бертуктамый челтери. Өйләребезгә су килеп торса да чишмә суының бер тәмен татыган кеше аннан аерыла алмый.
Актаныш елгасы ярында бик күркәм булып утырган “Изгеләр чишмәсе"нә хәзер елганың теге ягыннан да, бу ягыннан да килеп була. 2021 нче елда халыктан җыелган үзара салым акчасына Салих Хөснияров урамыннан яңа юл салдылар. “Актаныш юллары” җәмгыяте төзүчеләре күтәртеп, берничә катлап асфальт түшәде. Машина кую, борылу урыннары ясалды. Соңгы вакытта җәмгыять юлларның сыйфатына игътибарны тагы да арттырды. Бу юлга да тел-теш тигерерлек түгел.
Тау астыннан чарпыган чишмәнең тирә-ягын “Теплосервис” оешмасы төзүчеләре төзекләндерде. Хәзер биек таудан чишмәгә төшәргә тимер баскычы бар, тотынырга култыксалар да эшләнгән. Матур итеп буяп куелган. Шуңа күрә биредән иртә-кичен халык өзелми.
Беренче булып чишмәне ачкан Татарстан урамында яшәүчеләр дә чишмәнең тирә-ягы төзекләнүне сөенеп кабул иткәннәр. Шәмсетдин Гыйлаҗев һәр иртәне чишмә яныннан урап кайта, “Бисмилла әйтеп, битләремне юам, чишмәгә рәхмәтләр укый-укый, суын эчәм. Бигрәк тәмле, саф сулы шул бу чишмә!”-, ди өлкән яшьтәге абый.
Татарстан урамында хәзер гел өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. 1980 нче елларда Актаныш авылын киңәйтеп, зурайтып йортлар салганнар, бер чорда күченгәч, көнкүреш мәшәкатьләрен дә бергә чишкәннәр.
- Без күченгәндә әле үзәкләштерелгән су кермәгән иде. Суны каян булдыралабыз, шуннан ташыйбыз. Әмма суны җиткереп булмый. Мәскәүдән күченеп кайтып йорт салган күршебез Әминә апа яр буйлап төшә дә берәр чишмә килеп чыкмасмы дип эзли башлый. Бәхетенә шушы чишмәгә тап була. Шуннан күршеләр бергәләшеп, чишмәгә улаклар куйдык. Ул вакытта без яшь идек, тауның биеклеген дә сизмәдек, көянтәләп су ташыдык. Юган керләребезне шушы чишмәгә алып төшеп чайкый идек. Безгә ияреп килгән балалар шушы чишмәдә су коендылар. Берсе дә авырмады. Бу бит бик сихәтле чишмә!- ди Рәзилә Гыйздәтуллина.
Рәзилә апаның сүзен Фәүзия Гатауллина күтәреп алды:
- “Изгеләр чишмәсе”н ачканчы Фәргать Юзкәев “Изге” чишмәне тапкан иде. Анысы дачаларга таба. Әлеге баягы су булмагач ул да яр буйлап йөргәндә күреп ала аны. Кыйблага таба чарпыгач, исемен дә “Изге” дип кушалар. Күршеләре Фәргать абыйларга “Ярты гына литр су бирегез әле” дип кергәннәр, нәкъ чишмә табылган көн була ул. Хәзер күбрәк “Изгеләр чишмәсе”нә йөрибез. Шушында килгәч, догалар кылабыз, нәфел намазларыбызны укыйбыз. Чишмәне бик карадылар, юллары да әйбәт. Элек монда утырып ял итәргә эскәмияләр бар иде. Менә шулар җитми, -ди ветеран укытучы.
Район ветераннар оешмасы сәркатибе Зәлифә Әмирова геолог энесенең бу чишмә суының бик яхшы сыйфатлы дип әйткәнен искәртте:
- Элек-электән чишмә кешенең яшәү чыганагы. Чишмә-сусыз тереклек була алмый. Безнең тирәдә су юк иде. 1992 нче елда бу урамга күчтек. Уйламаган җирдән бу чокырга карагач су акканын күргәч, күрше-тирәләр белән бергә тирә-ягын чистартып, матурлап куйдык. Тау бите текә, менеп-төшеп йөрергә көрәк белән баскычлар казыдык. “Изгеләр чишмәсе”нең суы тәмле, файдалы, кешене матурлый, сафландыра. Элек исеме дә, составы язылган иде. Минем энем геолог, чишмә суын тикшергәч, “Апа, шушында суга йөрегез, аның составы әйбәт” дип әйтә иде. Яңа юл ясалганчы чишмә суында нинди микроэлементлар булуы, составы турында турында язып куелган иде. Әллә кайдан ук күренеп торган исемле язу да югалды.
57 квартал ягыннан шушы чишмәгә яңа юл ачылганга бик сөендек- үзебезнең акчага, үзара салым акчасына төзелде бит. Ул яклап килгәндә бик матур. Әмма безнең яклап та төзекләндерергә иде. Безнең урамдагы олы яшьтәгеләр исеменнән әйтәм, баскыч та, утырып торырга урыннар да кирәк.
Аннан соң экологияне дә кайгыртырга кирәк- чишмәнең тирә-ягында котырып чүп үләне үсә.
Килгән-киткән кеше чүп ташлап китә. Чүп-чар ташлап китәләр, анысын да карарга, тәртиптә тотарга иде.
Олы кеше –солы төше. Өр-яңа юлдан җилдереп кенә ял итәргә килүчеләрнең битарафлыгы Шәмсетдин абыйны да борчый:
- Татарстан урамында беренче ел гына яшим. Монда чишмә барлыгын белгәч, гел шунда төшә башладым. Егетләр биредә ремонт башлагач, алар белән аралашып тордым. Чишмә суы саф су, бернинди химикат юк анда. Аны шушылай төзекләндергән һәр кешегә зур рәхмәт! Машиналар өзелеп тормый, гел киләләр. Әмма кайбер кеше суын эчкәч, пластмасса шешәләрен ташлап китә. Бер дә матур түгел. Сакласак иде чишмәбезне, кадерен белсәк иде.
Әлеге материалны эшләүдә ярдәм иткән өчен район ветераннар Советы сәркатибе Зәлифә апа Әмировага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев