Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигать уяна–чүп-чар баш калкыта

Менә кырыс салкыннары белән ап-ак кышлар узып китте. Үзенең җылы нурлары белән кояш елмайды. Җиһанга ямьле яз килә.Матурын матур да соң яз көне, әмма ул матурлыкны бит саклый белергә кирәк. Менә хәзер һәрбер авылда карлар эрү белән кара җир күренә, төрле пычраклар баш калкыта башлый. Үткән елдан калган чүп-чарлар, төрле...

Менә кырыс салкыннары белән ап-ак кышлар узып китте. Үзенең җылы нурлары белән кояш елмайды. Җиһанга ямьле яз килә.Матурын матур да соң яз көне, әмма ул матурлыкны бит саклый белергә кирәк. Менә хәзер һәрбер авылда карлар эрү белән кара җир күренә, төрле пычраклар баш калкыта башлый. Үткән елдан калган чүп-чарлар, төрле шешә ватыклары, әлбәттә, кар астыннан килеп чыга. Бу, бигрәк тә, табигатьнең матурлыгын боза. Моны күреп тә әле авыл халкы табигатьне чистартырга ашкынып тормый, киресенчә, шуңа өстәп, бакчаларны чистартып, ишек алларын тазарткан чүп-чарларны чүплекләргә түгел, ә кеше йөри торган урам уртасына, юлларга чыгарып ыргыталар. Әлбәттә, бу авылны ямьсезли, тискәре яктан күрсәтә.

Реклама

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 23 март, 2012 23 (9668) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев