23 март 2012 яңалыклары
-
“Мини-мисс – 2012“
21 март көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә "Мини-мисс- 2012" республика конкурсының район этабы старт алды. Бәйгедә районның төрле җирлекләреннән, балалар бакчалары һәм мәктәптә белем алучы 5-12 яшьлек 44 кыз бала катнашты. Хөкемдарлар тарафыннан аларның нәфис сүзгә, җырга һәм гомумән, үз-үзләрен сәхнәдә иркен тотуларына карап, гадел бәя бирелде. "Мини-мисс Актаныш- 2012" исемен...
-
“Туберкулезны туктатыйк!”
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Быел ул "Туберкулезны туктатыйк!" дигән лозунг астында үтә. Чөнки ул бүгенге көндә киң таралган авыруларның берсе. Республикада узган ел 1898 туберкулез авыруы очрагы теркәлгән. Шуның 189ы төрмәләрдә, 26 очрак чит ил гражданнарына туры килә. 32 кеше башка территорияләрдән кергән. 52 очрак сукбайларда....
-
Табигать уяна–чүп-чар баш калкыта
Менә кырыс салкыннары белән ап-ак кышлар узып китте. Үзенең җылы нурлары белән кояш елмайды. Җиһанга ямьле яз килә.Матурын матур да соң яз көне, әмма ул матурлыкны бит саклый белергә кирәк. Менә хәзер һәрбер авылда карлар эрү белән кара җир күренә, төрле пычраклар баш калкыта башлый. Үткән елдан калган чүп-чарлар, төрле...
-
Балалар имин булсын!
Агымдагы елның ике аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган: бер бала үлгән, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар травматизмы белән бәйле очраклар аеруча зур борчу тудыра. Гыйнвар һәм февраль айларында 23 юл-транспорт һәлакәте булып, автомобиль салонында булган 31 бала тән җәрәхәтләре алган. Март аеның...
-
Мәктәпләрдә капиталь ремонт
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшли башлаган программа нигезендә безнең районда Актанышның 1нче һәм Яңа Әлем мәктәпләре төзекләндерелә. Язгы яңгырлар башланганчы, дип, иң элек мәктәпләрнең түбәләрен яңартып ябуга керештеләр. Актанышта моның белән "Газстройсервис", Яңа Әлемдә исә "Теплолюкс плюс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре шөгыльләнә. Балалар каникулларга үз вакытында чыгачак, 23 март - 1...
-
Дөнья беренчелегенә юл ачык
Фотосурәттән серле генә елмаеп торган XI сыйныф укучысы Валерий Минигалиев - көрәш мәйданында шактый гына баһадирларның җиңү хыялын челпәрәмә китергән яшь көрәшчеләрнең берсе. Үз алдына максат куеп, яшьли яшәештә үз урыныңны табып, ышанычлы адымнар белән алга атлаганда гына теләгәнеңә, үзең өчен генә булса да кечкенә генә җиңүләргә ирешергә була. Шушы...