Актанышта исерек килеш руль артына утырган йөртүче хөкем ителде
Районда юл иминлеген тупас бозу очрагы урынлы борчылу уята. Хуҗин Илназ Илшат улы транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итеп, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген җитди куркыныч астына куйган.
Әлеге хокук бозу эше 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Актаныш районы җәмәгать судының 2 нче участогында каралды. Суд барышында тәкъдим ителгән барлык дәлилләр җентекләп өйрәнелде һәм гаепләнүченең гаебе тулысынча расланды.
Суд карары нигезендә, хокук бозучыга 45 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Моннан тыш, ул 1,5 елга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Исерек килеш руль артына утыру — иң куркыныч һәм җавапсыз гамәлләрнең берсе. Мондый хәлләр фаҗигаләргә китерергә мөмкин, чөнки алар бер кешенең генә түгел, ә күпләрнең язмышын куркыныч астына куя.
Юллар — уен мәйданы түгел. Һәр йөртүче үз гамәлләре өчен җаваплы булырга тиеш. Райондашларны уяу булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм үзләренең дә, башкаларның да иминлеген сакларга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев