Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Актаныш районының сыендыручы гаиләләре белән очрашу узды
Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлап республиканың барлык районнарында ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештырыла. Әлеге уңайдан Актаныш районы да читтә калмады, ятим балаларны сыендырган ата-аналары өчен кирәкле очрашу узды.
-
Сожителенең картасыннан акча урлаган хатын-кызны хөкем иттеләр
Сарман районы прокуратурасы 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Хатынкай бергә яшәгән ир-егетнең (сожителенең) картасыннан акча урлаган.
-
Быел салым түләү вакыты 2 декабрьдә тәмамлана
Салым түләүчеләр өчен уңайлылык булдыру, аларның вакытын һәм көчен экономияләү максатыннан салым органнары Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик шәхесләр өчен шәхси кабинет» интернет-сервисына тоташырга киңәш итә.
-
Полиция хезмәткәре һөнәре гимназия укучыларында кызыксыну уятты
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Ания Мусина белән Актаныш районының полиция бүлегенә экскурсиядә булдылар. Бу чара танып белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч бер аралашу да булды.
-
Марат Сафиуллин: жители республики должны заплатить 9 млрд 600 млн рублей
Об уплате имущественных налогов физическими лицами руководитель Управления Федеральной налоговой службы по Республике Татарстан Марат Сафиуллин рассказал на брифинге, организованном в Кабинете Министров Республики Татарстан 5 ноября 2024 года.
-
Ата-аналар игътибарына!
Милли гореф-гадәтләр, телне, моңны саклый торган саф татар районы өчен коточкыч хәл- Актаныш районында балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр теркәлү җанны өшетә. Ә дүрт балага карата урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Алты яшүсмер балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела. Берсе ялган хәбәр өчен, калганнары таныклыксыз автомобиль, питбайк, мотоцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.
-
Дистанцион җинаятьчеләр Актанышта яшәүчеләрнең 6 миллион сумнан күбрәк акчасын урлаган
Дистанцион җинаятьчеләр, аларны гадәттә, мошенниклар дип атыйбыз, Актаныш районында яшәүчеләрнең 6 миллион 782 мең сум акчасын урлаган.
-
Төркиядә бәдрәфтә бала табып ташлап калдырган Россия кызын һәм анасын кулга алганнар
Россиядән килгән турист хатын-кыз яңа туган баласын Анталья аэропортында инвалидлар бәдрәфендә ташлап калдырган. Ул судта сөйләгәнчә, йөкле булуын белмәгән. Бала тапкан хатын-кызның әнисе дә гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
-
Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әнисеннән 6 миллион сум акчасын алдап алганнар
2022 елда танышы, хатын-кызның әле яңа гына махсус хәрби операциядә һәлак булган улын җирләвен белеп, аңардан займга акча сораган.
-
Татарстан суды райондагы зәркән кибетеннән 4,5 млн сумлык бизәнү әйберләрен урлау турындагы эшне караячак
Кыйммәтле әйберләрне Зәйдәге зәркән салоныннан алып киткәннәр.
-
Актаныш районынында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышында: Җәзага караганда профилактика яхшырак!
Актаныш муниципаль районынында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
-
40 яшьлек ир тормыш иптәшенең кызын өч ел буе көчләп яшәгән
Нурлатта хатынының биш яшьлек кызын көчләүдә шикләнелгән 40 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.
-
Балигъ булмаганнар эшләре буенча җиде вазыйфаи зат штрафка тартылган
Татарстанның Чүпрәле районында балигъ булмаган балалар эшләре буенча җиде вазыйфаи зат штрафка тартылган.
-
Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион сумнан артык акча бирелә
Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде.
-
ТР Тукай муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы башлыгын тоткарлаганнар
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, хокук сакчылары Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Азат Надершинны тоткарлаганнар.