Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Казан мәктәбендә түшәм ишелү факты буенча Тикшерү комитеты тикшерү башлады

Россия Тикшерү комитеты социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләр нигезендә Казан шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә түшәм өлешчә ишелү очрагы буенча процессуаль тикшерү башлануын хәбәр итте. Әлеге хәл ведомство рәисе Александр Бастрыкинның шәхси контроленә алынган.

 

Мәгълүматларга караганда, республика башкаласындагы белем бирү оешмаларының берсендә түшәм капламасы өлешчә җимерелгән. Нәтиҗәдә дүртенче сыйныф укучысы җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта, әлеге мәктәптә мондый хәлләрнең элек тә булуы ассызыклана.

Хәзерге вакытта вакыйганың барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана. Тикшерү эшләре Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контролендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев