Кичке урам кыйммәткә төшә
-15 минутка гына соңга калган идем... -Беренче тапкыр гына чыккан иде... 5 сентябрь көнне утырыш вакытында яшүсмерләрнең, ата-аналарның бик еш кабатлаган сүзләре бу. Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә җәйге айларда кичке сәгать 11 дән соң, мәктәпләрдә уку чорында кичке сәгать 10 нан соң 18 яшькәчә балаларга...
-15 минутка гына соңга калган идем...
-Беренче тапкыр гына чыккан иде...
5 сентябрь көнне утырыш вакытында яшүсмерләрнең, ата-аналарның бик еш кабатлаган сүзләре бу.
Россия Федерациясенең административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекс нигезендә җәйге айларда кичке сәгать 11 дән соң, мәктәпләрдә уку чорында кичке сәгать 10 нан соң 18 яшькәчә балаларга урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. Укучы балалар да, аларның ата-аналары да хәбәрдар. Мәктәпләрдә ата-аналар белән сөйләшү вакытында да бу хакта даими искәртеп киленә. Ләкин шулай булса да, комиссия каршына баскан ата-ана күп очракта баласын аклый. "Харап булган икән, чак кына соңга калган". Беренче карашка шулай да тоелсын, ди. Ата-ананың баласын яклавы табигый да. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Чак кына соңга калган, әти-әнисенә көн дәвамында ярдәмләшкән, мәктәптә дә тырышып укыган баланың бит әле тәртип бозудан тыш, зыян күрүче рәвешендә дә калуы ихтимал. Кызмача, энергиясен, көч-куәтен кая куярга, я булмаса, эчендәге ачуын ничек басарга белмәгән "дуслар"ның корбанына да әйләнергә мөмкин. Юктан гына кул астына килеп эләгеп, каршы эндәшкән сүзе ошамаса?!. Чак кына соңга калган 15 минут өчен уй-хыяллар белән янып яшәүче, ата-ана зур өметләр баглаучы бала гомерлек гарип калырга мөмкин. Закон кабул ителгәндә җәмгыятьнең бүгенге халәте, торышы да искә алынган.
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында каралган 21 эшнең 13 е югарыда әйтелгән таләпне үтәмәгән очраклар буенча булды. Беренче юлга кисәтү булса, икенче юлы 500 сум, аннан соң 2000 сум күләмендә штраф.
Балаларны мәктәпкә әзерләү чорының ата-анадан болай да күп чыгымнар соравын искә алганда, бу сумма да гаилә кесәсенә суга. Ата-анасын тыңламаган бала, яки инде баласына игътибар итеп бетермәгән ата-ананың ике арада аңлашуын тагын да катлауландырырга да мөмкин әле ул. Тәрбия мәсьәләсендә чак кына да соңга калу була алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев