Реклама
Кеше һәм закон
Көпә-көндез урлап китәләр
Җәй-көз айларында хуҗалыклардан, шулай ук гражданнарның шәхси мөлкәтен-мал урлау очраклары артуы күзәтелә. Июль аеның соңгы көннәрендә генә дә район җирлегендә яшәүче 3 гражданнан яланда бәйләп калдырган җирдән маллары югалуы турында хәбәр алынды. - 10 июль көнне Зөбәер авылында яшәүче 1964 елгы гражданка кичке 8 сәгать 15 минут тирәсендә полициянең кизү...
Җәй-көз айларында хуҗалыклардан, шулай ук гражданнарның шәхси мөлкәтен-мал урлау очраклары артуы күзәтелә. Июль аеның соңгы көннәрендә генә дә район җирлегендә яшәүче 3 гражданнан яланда бәйләп калдырган җирдән маллары югалуы турында хәбәр алынды.
- 10 июль көнне Зөбәер авылында яшәүче 1964 елгы гражданка кичке 8 сәгать 15 минут тирәсендә полициянең кизү бүлекчәсенә яланда бәйләп калдырган 6 айлык бозавының юклыгы турында;
- 15 июль көнне Чат авылында яшәүче гражданка, "12 июль көнне кичке 6 һәм 9 сәгатьләр арасында Чат авылы янында яланда бәйләнгән урыннан 6 айлык бозавы юклыгы" турында хәбәр итте.
- Әтәс авылында яшәүче "15 июль көнне яланда бәйләп калдырган урыннан 4-5 айлык бозавының юклыгы" турында хәбәр итте.
Хөрмәтле гражданнар, авыл җирлегенә килгән чит-ят машиналарга, кешеләргә игътибарлырак булсагыз иде.
Малларыгызны төнгә ялан-басуларда калдырмагыз, көндезләрен дә уяулык артык булмас.
Мал белән сәүдә итүләргә башка шикле хәлләргә юлыкканда полициянең
02, 3-04-02 телефоннарына шалтыратсагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев